Nur.gen.tr
Бисмиллаһ һәр хәернең башыдыр.
Бит(1-16):

Егерме бишенче Ләма

Егерме биш дәвадыр

(Хасталарга бер дару, бер юату, мәгънәви бер рецепт, бер хәл белү һәм "чирең үтүче булсын" ниятендә язылды.)

 

Искәртү һәм Гафу үтенү

     Бу мәгънәви рецепт, кагыйдәдән тыш, башка бөтен язганнарыбызга караганда бик тиз (Хашия) язылга­ны кебек төзәтүгә һәм җентекләп карарга вакыт табылмаганга күрә, язылышы кебек үк тикшерүе дә гаять тиз арада, бары бер генә тапкыр күздән кичерелде. Димәк, әүвәл язылганча, үзгәрешсез калдырылды. Йөрәккә фытрый бер сурәттә килгән хәтирәләрне сәнгать һәм игътибар бе­лән бозмас өчен, яңадан тикшерүне ки­рәк тапмадык. Укыган затлар, бигрәк тә хасталар, кайбер хуш күренмәгән гыйбәрәләрдән яки авыр сүзләрдән һәм аңлатмалардан авырсынып, кәефсезләнмәсеннәр, миңа да дога кылсыннар.

 

 

     Бу ләмада барлык кешеләрнең уннан бер өлешен тәшкил иткән бәлагә дучар булган һәм хасталарга хакыйкый бер юату һәм шифалы бер бальзам булачак егерме биш дәваны кыскача аңлатып үтәбез...

_ _ _ _ _ _ _ _

(Хашия): Бу рисалә дүр ярым сәгать эчендә язылгандыр.

           Әйе              Әйе            Әйе           Әйе

         Рүштү           Рәфәт        Хүсрәв       Сәгыйт

 | 
Pharmaceutical Track & Trace System İlaç Takip Sistemi